Қазанда қазақ пен татар достығына ескерткіш орнатылды

3725
Adyrna.kz Telegram
Көнчыгыш Казахстан хакимияте Татарстанга бүләк итеп биргән бронзадан ясалган казан Назарбаев урамы янындагы скверда урнаштырылган.

12.10 18:49

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Татарстан һәм Казахстанның дуслыгын күрсәтүче яңа символ барлыкка килде. "Тайказан" һәйкәлен ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта әйтте.

Бронзадан ясалган "Тайказан” скульптурасы Казанның Назарбаев һәм Качалов урамнары чатында  “Мәңгелек ил” дип исемләнгән скверда урнаштырылган. Аны Көнчыгыш Казахстан хакимияте Татарстанга бүләк итеп биргән. Скульптураны ачу тантанасында Көнчыгыш Казахстан хакиме Даниал Әхмәтов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында шушы бүләк өчен рәхмәтен әйтте. "Казахстан белән Татарстан тагын да якынайды. Бу, әлбәттә, Россия белән Казахстан арасын якынайта. Бу бүләк ул - кунакчыллык, дуслык билгесе. Казахстан һәм Татарстан халкы тугандаш, гел дус булып яшәде. Россия һәм Казахстан мөнәсәбәтләренә Татарстан үзенең зур өлешен кертә. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанабыз", - дип әйтте Президент.

Ул Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның Татарстанның барлык башлангычларын хуплавын билгеләп узды.

Көнчыгыш Казахстан хакиме Даниал Әхмәтов Казахстан халкыннан татар телендә кайнар сәлам юллады. "Әлеге тантана төрле милләт вәкилләренең үзара дус һәм тату яшәүләрен исбатлый. Халыклар арасындагы татулык - зур бәхет. Безнең дә дуслыгыбыз мәңгелек булсын!" - дип мөрәҗәгать итте. Хаким бу казанның Казахстан һәм Татарстан халыклары арасында дуслык символы булуын билгеләп узды.

Даниал Әхмәтов Казахстан һәм Татарстан арасында товар әйләнеше 1 млрд долларга якын булуын әйтте. "Бу сан үсәр дип ышанабыз", - диде. Ул студентлар, яшьләрнең Татарстанда укуына сөенгәнен әйтте. "Яңа гына Казан университетында, Иннополиста булдым. Казахстан яшьләрен Татарстанда яңа инновацияләр кызыксындырганын күрәм. Казахстан һәм Татарстан халыклары арасындагы дуслык мәңгелек булсын!" - дигән теләктә калды.

Казанга кайтарылган скульптура композициясе оригиналдан кечерәк түгел. Анда "Чәчәк ат, Казан! Көнчыгыш-Казахстан өлкәсеннән" дип казахча язылган.

  • Казанның биеклеге 1,6 метр. Гранит постаменты белән алсаң, 2,5 метр. Диаметры 2,4 метр тәшкил итә. Бүләкнең авырлыгы 2 тонна. Бронза казан - бердәмлек һәм муллык билгесе. Ул, шулай ук, ике республика халыклары мәдәниятләренең уртаклыгын дәлилли. "Тайказан” оригиналы дөньякүләм кою сәнгате шедевры санала. Ул Казахстанның борынгы шәһәре Төркестанда шагыйрь Хуҗа Әхмәт Ясәви мавзолеенда урнашкан. Аның яше 1500 елдан артык. Андагы язмаларның берсе кою датасын искәртә – 801 елның Шәввәл аеның 20 көне. Бу 1399 елның 25 июненә туры килә.
Пікірлер